12 февральдә 16:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее Заманча сәнгать галереясында Виктор Аршиновның «Муса Җәлилгә багышлау. Рәсемнәр һәм графика» күргәзмәсе ачыла.
Виктор Аршинов (1945 елгы) – график, рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), Татарстан Республикасының халык рәссамы (2005). Әсәрләр циклында Аршинов Җәлил батырлыгының татар халкының тарихи хәтерендә яшәвен һәм яңа буыннарның бөек шагыйрь иҗатына карашын тикшерә. Экспозициядә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы коллекцияләреннән һәм рәссамның шәхси тупланмасыннан 50дән артык әсәр күрсәтеләчәк. Күргәзмә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырыла.
Күргәзмә галереяның икенче катында 13 февральдән 15 мартка кадәр ачык булачак.