«Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Бакый Урманчыга багышланган күргәзмә ачылачак

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

24 февральдә сәгать 16.00 да ТР ДСМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында «Бакый Урманче. Төс белән чигелгән хатирәләр» күргәзмәсе ачылачак. Бакый Урманче (1897-1990) – рәссам, сынчы, график, РСФСРның халык рәссамы (1982), Габдулла Тукай исемендәге Республика премиясе лауреаты (1967), Татарстанның милли сынлы сәнгатенә нигез салучы. Архив документлары һәм сирәк күрсәтелә торган әсәрләр аша күргәзмә Урманче мирасының төп аспектын – останың татар халкы тормышына һәрьяклап кушылганлыгын яктыртачак. Экспозиция 11 оешманың: Казан Музей комплексы, Мәрҗани Фонды (Мәскәү), Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә (КФУ) һ.б. берлектәге эше нәтиҗәсендә барлыкка килде.

Экспозициянең исеме оста иҗатының төп үзенчәлеген чагылдыра: аның әсәрләре халык декоратив-гамәли сәнгате традицияләрен татар мәдәниятенең рухи чыганакларын тирән фәлсәфи аңлау белән органик рәвештә тоташтыра. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән живопись, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әйберләре үзенә хас «кояшлы палитра» һәм лирик экспрессивлык белән аерылып тора. Аларда рәссамның туган җир, бабалар традицияләре һәм халык тормышы образлары турындагы хатирәләре терелеп күтәрелә.


Яңартылган экспозициягә Казан Музей комплексы коллекциясеннән әсәрләр, рәссамның гаилә архивыннан һәм шәхси тупланмалардан уникаль документлар һәм фотографияләр, шулай ук аның биографиясенең аз билгеле сәхифәләрен яктыртучы материаллар кертелде. 

Экспозициядә Бакый Урманченың күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган графика әсәрләренең цифрлы тупланмасы белән интерактив өстәл урнаштырылган, ул килүчеләргә рәссамның иллюстратив мирасы белән җентекләп танышырга мөмкинлек бирә.

Күргәзмә 25 февральдән ТР ДСМ «Хәзинә» Милли сәнгать галереясының өченче катында (Казан Кремле, Шейнкман урамы, 12, 3 подъезд) ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International