25-27 февральдә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән һәм КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
«Җәлил укулары» традициясе 1960 нчы елларда башлана. Башта алар Казан университетында уздырыла, әмма бераз тәнәфестән соң Татарстан Республикасы Милли музее һәм Муса Җәлил музей-фатиры тарафыннан яңадан торгызыла.
Тантаналы ачылыш һәм пленар дискуссия 26 февральдә КФУның ИФиМК актлар залында (Татарстан ур., 2) узачак, 10.00 сәгатьтә башлана. Татарстан Республикасы Милли музее тупланмасыннан Моабит дәфтәрләренең чын нөсхәсен тантаналы рәвештә тәкъдир итү булачак.
Дискуссиянең модераторлары: Сәйфуллина Флера Сәгыйть кызы – КФУның ИФиМК татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор; Фәйзрахманов Айрат Шамил улы - Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты..
Докладлар белән чыгыш ясаячаклар: Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы, тарих фәннәре докторы; Йосыпова Нурфия Марс кызы, КФУның ИФиМК татар әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре докторы; Некрасов Андрей Юрьевич, «Снежный десант» эзләү отрядлары ассоциациясе советы рәисе; Малышева Татьяна Михайловна, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы.
Укуларда катнашучылар арасында – музей белгечләре, тарихчылар, әдәбиятчылар, фәнни үзәкләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре. Алар XX-XXI гасырлар мәдәнияте контекстында Җәлилнең әдәби мирасы, Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклап калуда социаль-гуманитар фәннәрнең роле, сугыш һәм батырлык турында хәтерне актуальләштерү һәм трансляцияләү проблемалары, хәрби вакыйгаларның мемориаль мирасын саклау һәм тәкъдир итүдә музейларның әһәмияте, Россиянең беренче отрядлардан алып Бөтенроссия мәгълүмати-эзләнү үзәгенә кадәрге эзләнү хәрәкәте эволюциясе, шулай ук сугыш темасын сәнгать әсәрләрендә чагылдыру турында фикер алышачак.
Конференция кысаларында төрле юнәлешләр буенча 3 секция эшләячәк. Беренчесе Җәлилнең әдәби мирасына һәм аның мәдәнияткә йогынтысына багышланган. Ул КФУның ИФиМК стеналарында узачак.
Муса Җәлил музей-фатирында (Горький ур., 17) узачак икенче секция хәрби һәм героик вакыйгаларны трансляцияләү һәм актуальләштерү, шулай ук тарихи хәтерне саклау мәсьәләләрен күтәрә.
Өченче секция Россиядә эзләнү хәрәкәте барлыкка килүгә һәм үсешенә багышланган, ул Казан Кремлендә уздырыла. Быел Татарстан эзләүчеләренең Үлем Үзәненә - Новгород өлкәсендәге Мясной бор авылы янындагы районга беренче походына 45 ел тула, анда икенче удар армия берничә тапкыр камалыштан чыгарга тырышып караган һәм каты сугышлар барган. Нәкъ шунда 1942 елның җәендә Муса Җәлил әсирлеккә эләгә.
ИФиМК бинасында Татарстан Республикасы Милли музее тарафыннан оештырылган «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» күчмә күргәзмәсе эшләячәк. Ул Татарстан Милли музее тупланмасыннан аның шигырьләреннән өзекләр белән тулыландырылган фотосурәтләр һәм документлар тәкъдим итә. Шулай ук чорның типик предметлары күрсәтелә, һәм QR-кодлар буенча өстәмә материал белән видеороликлар да бар.
Муса Җәлилнең музей-фатирында конференциядә катнашучылар өчен махсус экскурсияне мәктәп укучылары – музей волонтерлары үткәрәчәк. Бу Җәлилне балалар күзе белән күрергә мөмкинлек бирәчәк.