2015 елда мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды

2015 елның 18 декабре, җомга

2009 елдан алып ел саен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Республикасы мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсенең эшчәнлекләрендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләрен бүләкли.

18 декабрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында 2015 елда  мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә  ярдәм итүгә Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу өчен уздырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.  

Акчалата премиягә сертификатларны Татарстан Республикасы мәдәният министры тапшырды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International