17 декабрьдә А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында коллективның 80 еллык юбилеена багышланган тантаналы кичә узды. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да кичәдә катнашты. Ул театр коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын һәм «Нефаз» автобусы ачкычын тапшырды. Театрның кайбер хезмәткәрләре шулай ук мактаулы дәүләт бүләкләре алды.
Баталовлыларның олы бәйрәменә республиканың башка театр әһелләре дә килгән иде. Чәчәкләр, бүләкләр, ә иң мөһиме, тамашачы мәхәббәте һәм алкышлары бу кичтә мулдан булды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте