18 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Сәламәт кешеләр – көчле ил!» Татарстан Республикасы мәдәният-ял итү учреждениеләрендә наркоманияне профилактикалау буенча социаль-мәдәни проектлар смотр-конкурсында җиңүчеләр катнашында «Мәдәни-ял итү учреждениеләре чаралары ярдәмендә наркоманияне кисәтү» дигән темага түгәрәк өстәл узды.
Конкурска республиканың төрле районнарыннан 20 проект тәкъдим ителгән иде. Жюри бәйгенең максатларына туры килгән 8 иң яхшы проектны сайлап алды. Җиңүчеләр түгәрәк өстәл вакытында үз эшләре белән таныштырды.
Соңыннан катнашучылар фикер алышты һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте