«Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсында җиңүчеләр мәгълүм булды

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

 «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2014-2016 еллар)» дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик бизәкләре» фотоконкурсын уздырды.

Барлыгы конкурска Россия Федерациясенең 10 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан  420  эш килде.  Алар халыкның гамәли сәнгате; традицияләр һәм йолалар; портрет дигән өч номинациядә кабул ителде һәм бәяләнде.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Оештыручылар аларның эшләреннән күргәзмә ясарга ниятли.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International