18 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур концерты була. Яңа ел алдыннан ел саен уздырыла торган һәм коллективның иҗат хисабы буларак кабул ителә торган концертның программасына тамашачыга яхшы таныш һәм яраткан номерлар белән беррәттән, берничә композициянең премьерасы да кертелгән.
Беренче бүлектә «Гармун», «Көмеш беләзек», «Егетләр биюе», «Татар халык җырларыннан тезмә» кебек «репертуар хитлары»н ансамбльнең бию, оркестр һәм хор төркемнәре башкарачак. Концертның икенче бүлеге биюләрен Р.Габитов куйган «Ак морзалар» һәм Л.Хәмитова куйган «Су буйлап» композицияләреннән тора. «Ак морзалар» вокал-хореографик спектакле кайчандыр татар милләтенең югары катлавын тәшкил иткән, октябрь түнтәрелешеннән соң күп кенә вәкилләре горбәтлеккә дучар ителгән татар дворяннары кыйсеме язмышы сурәтләнә. «Су буйлап…» композициясе Татарстанда гомер кичерүче төрле милләтләр вәкилләре арасындагы дустанә, тыныч мөнәсәбәтләргә мәдһия буларак яңгырый, үзенә күрә, бу – үзара хөрмәт, толерантлыкка гимн.
Концертта шулай ук Радик Сәлимов музыкасына Санкт-Петербург хореографы Георгий Ковтун куячак «Шау чәчәктә бакчалар» («Цветущие сады») дигән яңа спектакльдән өзек күрсәтеләчәк.
Әлеге киң колачлы спектакль ансмабльнең 80 еллык юбилеена багышлап әзерләнә һәм 2017 елда сәхнә күрер дип көтелә. Спектакльнең бер өлеше эшләнде инде: «Спартак», «Алтын Урда», «Кыйссаи Йосыф» балетларын, «Кармен», «Кара пулат» операларын сәхнәгә куюы белән Казан тамашачысына яхшы таныш булган Георгий Ковтун программаның күп кенә өзекләрен куйды. Ә хәзер декорацияләр һәм костюмнар әзерләү эше бара.
Хөрмәтле журналистлар!
Сезне, соңыннан фикерләрегез белән матбугатта уртаклашу өчен, 18 декабрьдә концертны карарга чакырабыз. Башлана 18.30 да. Аккредитацияне shigabetdinov.pr@gmail.com электрон почтасына язып узарга мөмкин. Рәхим итегез!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте