16, 17 һәм 18 нче декабрь (көнгә 3 тапкыр: 13:00, 16:00, 18:30) К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Луиза Янсуар һәм Резеда Гарипова әсәре буенча куелган “Сәйдәш. Йокысызлык” спектакленең премьерасы була.
Спектакльнең жанры – лабиринт. Режиссёры – Резеда Гарипова; рәссамы – Илшат Вилданов; композитор — Александра Мостафина, Марат Шәяхмәтов, Ания Фәйзрахманова (JUNA төркеме); хореограф – Резедә Муллагалиева; хормейстер – Алия Хәмзина; ут кую буенча рәссам – Илшат Сәяхов (“Алтын битлек” премиясе лауреаты); дирижер – Ильяс Камал; инструменталь ансамбль җитәкчесе — Евгения Малетина; режиссер-куратор — Зөлфәт Закиров.
Яшь чикләве – 12+.
Спектакльдә Татарстанның халык артисткасы – Ләлә Миңнуллина; Татарстанның атказанган артистлары – Әлфия Хәсәнова, Рөстәм Гайзуллин; М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары – Резедә Сәләхова, Артем Пискунов; яшь артистлар – Илфак Хафизов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Салават Хәбибуллин, Лилия Камалиева, Айдар Фәтхрахманов, Альбина Гашигуллина; чакырылган артист Зәринә Вилданова һәм КТУ студентлары катнаша.
Спектакль турында:
Кем ул безнең өчен Сәйдәшев? Легенда? Символ? Онытылып барган дәвер? Арабызда булган һәм китеп барган кемдер?
Музыкасы мәңгелекме, әллә безгә инде бөтенләй кирәк түгелме?
Без үзебез кемнәр? Хакыйкатьләр һәм кыйммәтләр алышынып торган дөньяның вак бер өлешләреме? Нигә гармония югалды җаннарыбыздан?
«Сәйдәш. Йокысызлык» – беренче чиратта, әнә шул сорауга җавап эзләү. Бөек композитор биографиясе һәм иҗатындагы нинди лабиринтлар буйлап йөргәнебез юк? Ул лабиринтлар аша узганнан соң, инде элеккеге була алырбызмы?
Спектакль тойгылар дөньясына чакыра: кеше, дәвер, галәм кайсы ноктада кисешә? Аларның мәңгелек биюе безнең йөрәк аша узып, нәрсә җимерә һәм нәрсә тудыра ала?
Без бу лабиринтка керергә әзерме?
Килүчеләргә пыялачы һәм рәссам һөнәрләренең серләре, төрле илләрдә Яңа елны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләячәкләр, Россия һәм Советлар Союзының элеккеге Республикаларында эшләп килүче аларны борынгы уенчыклар,җитештерүоешмаларының иң яхшы чыршы бизәкләре үрнәкләре белән таныштырачаклар.
Журналистларны "Туй" спектакле премьерасына чакыралар
Камал театрында "Мендәр күңеле" спектакленең премьерасы булачак
"Минем тарихым - минем Татарстаным!" бәйгесе Татарстан һәм татар халкы тарихыне саклау максатыннан үткәрелә.
2020 елның 19 декабрендә Казан дәүләт мәдәният институтында «The lights of Kazan» хәзерге заман популяр музыкасын башкаручыларның X Халыкара яшьләр музыка фестивале - конкурсы узачак.
2020 елның 1-15 декабрендә Ханты-Манси автономияле округы-Юграда «60-нчы параллель төбәкләренең Гражданлык инициативалары» V Халыкара гуманитар форумы уза. Форум онлайн форматта үтә.
Фестиваль кысаларында 2020 елның 7-11 декабрендә видеоконференцияләр форматында (Zoom) онлайн-семинарлар, лекцияләр, мастер-класслар, мәдәният өлкәсендә танылган спикерлар – экспертлар катнашында түгәрәк өстәлләр узачак.
Муса Җәлил, Бакый Урманче һәм Салих Сәйдәшев турындагы видеоязмаларны түбәндәге сылтамадан карарга була: https://www.youtube.com/channel/UCLqljduLwGrgmjmnLsAxNuw)
Күргәзмә 2021 елның 31 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.