Татарстанлылар "60 нчы параллель регионнарының гражданлык инициативалары" V Халыкара гуманитар форумында катнаштылар

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

2020 елның 1-15 декабрендә Ханты-Манси автономияле округы-Юграда «60-нчы параллель төбәкләренең Гражданлык инициативалары» V Халыкара гуманитар форумы уза. Форум онлайн форматта үтә.

Татарстан Республикасыннан форумда Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары - Дамир Натфуллин; мәдәният өлкәсендә Россиянең иң яхшы волонтеры 2017, «Я – ДоброТворец» коммерцияле булмаган автономия оешмасы җитәкчесе, «Таврида» Арт-кластеры резиденты, формаль булмаган белем бирү тренеры Гөлфия Мотыйгулина; "Алтын Тәңлинкә" Беренче Төбәкара кинопремиясе җитәкчесе - Альбина Нәфыйгова; "Кино вакыты" («Время кино») коммерцияле булмаган автономия оешмасы директоры - Нәргиз Закирова һәм башкалар катнаша.

Форумны оештыручылар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының коммерцияле булмаган оешмалар һәм мәдәни берләшмәләр үсешенә югары игътибар бирүен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International