Хөрмәтле журналистлар!
9 декабрь көнне 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов сәхнәләштергән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Туган ил» («Туган як») яңа программасының премьерасы булачак.
Казан тамашачысына ул 9 һәм 10 декабрьдә тәкъдим ителәчәк.
Аңа XIX гасыр азагы-XX гасыр башы Казан һәм Себер татарларының фольклор – этнографик материалларына нигезләнгән «Туй» музыкаль - хореографик спектакленең премьерасы керәчәк. Тамашачылар өчен тарихи, традицион татар туйларын күрү мөмкинлеге булачак.
Махсус премьера өчен тарихи материаллар буенча 300 гә якын матур костюм тегелгән, оркестр өчен этник инструментлар сатып алынган.
Тамашачыларга төрле вокаль-хореографик композицияләр, ансамбльнең «алтын фонд»ыннан татар халык җырлары һәм попурри, соңгы ике ел дәвамында куелган яңа номерлар тәкъдим ителәчәк.
Хәбәрчеләргә аккредитация үтү өчен: Руслан Шиһабетдинов, +79272400017.