2020 елның 1 декабреннән 12 декабренә кадәр «Түгәрәк уен» XII Бөтенроссия татар фольклоры фестивале кысаларында онлайн - семинарлар үткәрелә. Атна дәвамында белгечләр төрле юнәлешләр буенча татар фольклорының үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр.
Фестиваль кысаларында 2020 елның 7-11 декабрендә видеоконференцияләр форматында (Zoom) онлайн-семинарлар, лекцияләр, мастер-класслар, мәдәният өлкәсендә танылган спикерлар – экспертлар катнашында түгәрәк өстәлләр узачак.
«Түгәрәк уен» фестивале – Россиядә татарларның фольклорына багышланган бердәнбер фестиваль, беренче тапкыр Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан 2010 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында уздырылган иде.
Быел конкурс читтән торып, катнашучыларның видеоязмалары буенча үткәрелә. Чарада, гадәттәгечә, Россия төбәкләреннән фольклор коллективлары катнашачак. 12 декабрьдә 18:00 сәгатьтә Татфолкның рәсми ютуб-каналында турыдан-туры трансляция узачак, анда конкурс лауреатлары игълан ителәчәк.
Фестивальнең гамәлгә куючы-Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Фестивальне оештыручылар - «Таткультресурсцентр» дәүләт бюджет учреждениесе, «Бөтендөнья татар конгрессы»төбәкара иҗтимагый оешмасы.