23 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече залында "Мендәр күңеле" уен-фантазия жанрында балалар спектакле премьерасы була. Авторы-Олжас Жанайдаров, режиссер-Рамил Гәрәев, рәссам - Екатерина Горшкова, композитор - Илдар Харисов, җыр текстларының авторы - Резедә Гобәева, вокал буенча педагог - Айгөл Зәйнуллина. Спектакльдә Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Гүзәл Шакирова, Раил Шәмсуаров, Ирек Кашапов, Гүзәл Гюльвердиева, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Айгөл Шәкүрова, Айгөл Миңнуллина, Алинә Мөдәрисова, Артур Шәйдуллин катнаша. Спектакль алдыннан театр фойесында чыршы тирәли Кыш Бабай, Кар Кызыкатнашында тамаша булачак.
Спектакль тизеры: https://youtu.be/eNVRWAyOeWo
Тулырак сайтта: https://kamalteatr.ru/