Казанда Бөтенроссия «Минем тарихым – минем Татарстаным!" иҗат эшләре конкурсында җиңүчеләрне бүләклиләр

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

10 декабрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Минем тарихым – минем Татарстаным" дип исемләнгән Бөтенроссия иҗади эшләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булачак. Бу конкурста катнашучылар арасында республика халкы гына түгел, Россиянең башка төбәк вәкилләре дә бар.

"Минем тарихым - минем Татарстаным!" бәйгесе Татарстан һәм татар халкы тарихыне саклау максатыннан үткәрелә.

Конкурсның төп бурычлары-гаилә тарихына, гаиләгә һәм мәдәни кыйммәтләргә карата кызыксыну уяту, киләчәк буынга патриотик тәрбия бирү, Татарстан Республикасының 100 еллык тарихы турында тарихи белемнәрне һәм фотоматериалларны тулыландыру.

Эшләр биш номинациядә кабул ителде: «Минем гаиләм», «Гаҗәеп шәхесләр», «Туган җирем», «Туган ягым», «Безнең киләчәк-коллектив көчендә!". Конкурста 12 яшьтән өлкәнрәкләр катнашты. Конкурста җиңүчеләр өч төркемдә каралды: 12-17 яшь, 18-21 яшь, 22 яшьтән өлкәнрәкләр. Алар арасында Мәскәү, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Тәтеш, Әгерҗе, Чирмешән һәм республиканың башка районнарында яшәүчеләр дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International