«Татаркино» мәдәният учреждениесе КНИТУ-КАИның Германия-Россия яңа технологияләр институты ярдәме белән 4-6 февральдә Алман киносы көннәрен оештыра.
Ачылу тантанасы 4 февраль көнне 18:00 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында (Достоевский ур., 30) узачак.
Фестиваль программасында төрле премия номинантлары - «Хёрдур», «24 недели» һәм «Мой конец. Твоё начало» дип исемләнгән фильмнар күрсәтеләчәк.
4 февраль көнне 18:00 сәг. тамашачыларны фуршетка, шулай ук призлы хәзинәләрне яуларга чакыралар.
5 һәм 6 февральдә 18:30 сәгатьтә дискуссияләр узачак, анда телләрне өйрәнергә яратучылар алманча һәм русча фильмнар тәкъдим итәчәкләр. Традиция буенча һәр фильмнан соң рус телендә дебрифинг үткәреләчәк.
Фильмнар 19:00 сәгатьтә башлана.
Билетларны https://kinoteatr-mir.ru/ сайтында һәм кинотеатр кассасында сатып алырга мөмкин.
5 февраль көнне В.И.Ленин музей-йортында Николай Рябовның «Бер атаның өч улы» дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе эшли башлый.
Николай Рябов – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура мирасын һәм архитектура нигезләрен төзекләндерү һәм реставрацияләү кафедрасының өлкән укытучысы; «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе педагогы, Россия Федерациясе дизайнерлар берлеге һәм Рәссамнарның һөнәр берлеге әгъзасы, күпсанлы күргәзмәләр авторы.
Рәссамны В.И.Ленин музей-йорты белән 12 ел дәвамында дустанә, иҗади мөнәсәбәтләр бәйли.
Николай Федор улы музейда берничә тапкыр үзенчәлекле эшләр тәкъдим итте. Күргәзмә эшчәнлегеннән тыш, ул укучылар, студентлар өчен тематик чаралар һәм хәйрия акцияләре оештыруда да катнаша.
Яңа күргәзмәдә 20 рәсем әсәре тәкъдим ителәчәк. Хезмәтләрне башкару техникасы-акрил рәсем сәнгате, стилистика – магик реализм.
Картиналар авторның бүгенге дөнья турындагы уй-фикерләрен чагылдыра.
Күргәзмәгә музейга алынган билет буенча 2022 елның 5 апреленә кадәр керергә була.
Татарстаннан 3 театр «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының «Үзенчәлекле караш» начар күрүче кешеләргә ярдәм итү программасы кысаларында тифлокомментарияләү эшен оештыруга грант конкурсында җиңүче булды.
Грант ярдәме "Әкият" курчак театры, Г.Камал театры һәм Казан яшь тамашачылар театрына биреләчәк.
Грант проектларын гамәлгә ашыру сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы белән берлектә уздырылачак.
Россиядә Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия «Шундый һөнәр бар - Ватанны саклау! ачык дистанцион (online) конкурсы «Без бөек держава өчен» Бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында үткәрелә.
Конкурс «Ватанны саклаучылар көне» яки «Хәрби дан көне» дәүләт бәйрәменә багышлана һәм ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә. Бу көн бөек Ватаныбызны сугышларда катнашкан, хәзерге вакытта дәүләтебез чикләрен саклаучы хәрбиләргә багышланган.
Фестиваль-конкурсны «Мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы оештыра.
КОНКУРС ТУРЫНДА НИГЕЗЛӘМӘ
4 февраль 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Шаляпин стипендиясе» оештыру комитетының утырышы узачак.
Утырышның максаты-бу елның номинантын билгеләү. Оештыру комитеты беренче тапкыр номинантларны тыңлап бәя бирәчәк, гадәттә номинантларның иҗади эшчәнлеге һәм аларның казанышлары белән танышу нәтиҗәләре буенча сайлана иде.
Казанның иҗат һәм музей вәкилләреннән торган оештыру комитеты әгъзалары яшь вокалистларны берничә критерия буенча бәяләячәк. Беренче чиратта - башкару осталыгының үзенчәлеге һәм кабатланмас булуы исәпкә алыначак.
Җиңүченең исеме 13 февраль Федор Иван улы Шаляпинның туган көнендә А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпинның бәйрәм концертында игълан ителәчәк.
Аккредитация: Ленар Нәгыймов, +7(965)596-88-78
Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары, эксперт жюри рәисе Дамир Натфуллин, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова, Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары, М.Сәлиҗанов исемендәге актерлар йорты директоры Эльмира Фәтхуллина, «Казан яшь тамашачы театры" ДБУ директоры Айгөл Горнышева һәм А.Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы дәүләт татар драма театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтгалиева экспертлар сыйфатында чыгыш ясыйлар.
«Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр иҗат коллективлары фестиваленең рәсми сайтында оештыручылар Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча үткәрелә торган проектның округ этабын башлап җибәрделәр. Фестивальдә Идел буе федераль округының 28 коллективы катнаша.
Округ фестиваленең йомгаклау этабында җиңүчеләр-балалар һәм яшьләр студияләре яңа спектакльләргә грантлар алачак. Шулай ук жюри конкурсның иң яхшы режиссерларын, актерларын һәм актрисаларын да билгеләп үтәчәк.
3 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясенә багышланган Ачык Халыкара бәйгедә катнашучылардан конкурс тәкъдимнәрен кабул итү тәмамлана.
4 февраль 16:00 сәгатьтә Әмир Мәҗитов музеенда Казан рәссамы Рөстәм Хуҗинның «Зәңгәр күк астында" дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.
Хуҗин Россия Федерациясе рәссамнар берлеге һәм Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге әгъзасы. 2005-2011 елларда ул Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыта.
Рәссамның әсәрләре ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан шәһәренең музей комплексы коллекцияләрендә, Болгар музей – тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясында, Россиядә һәм чит илләрдә (Франция, Германия, Төркия) шәхси коллекцияләрендә саклана.
Рәссамның рәсемнәре татар халкы тарихына, Идел буе Болгар дәүләте тарихыннан булган вакыйгаларны һәм эпизодларны тасвирлауга багышланган.
Әмир Мәҗитов музеенда оештырылган күргәзмәдә тарихи жанр, Татарстан, Россия, Урта Урал пейзажлары, шулай ук натюрмортлар - 50гә якын әсәр тәкъдим ителәчәк.
Кичә Казан консерваториясендә 40 нчы Шаляпин фестиваленең параллель программасы кысаларында «Россиядә һәм дөньяда фестиваль хәрәкәте»дигән түгәрәк өстәл узды.
Консерваториянең орган залында Россиянең танылган музыкаль тәнкыйтьчеләре һәм журналистлар, вуз җитәкчелеге һәм педагоглар, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры вәкилләре җыелды.
Утырышны Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев ачты.
6 февраль көнне 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында бу елның беренче премьерасы — Ирина Васькова пьесасы буенча куелган «Гаҗәеп чорма» гаилә белән карау өчен матур әкият куелачак.
6 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен әзерләнгән спектакль әйберләргә сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләячәк. Театр гаилә өчен кайчандыр бик мөһим булган онытылган әйберләрнең тормышын чормага менеп күрергә тәкъдим итә.
Моннан тыш, театр фойесында премьера вакытында Казан дәүләт мәдәният институты дизайнерларыннан һәм арт-блоггерларыннан экологик арт-объектлар күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Спектакль «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проекты кысаларында куелган.