РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская Татарстан җәмәгатьчелеге белән мөһим очрашулар үткәрде

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы мәдәният Комитеты рәисе Елена Ямпольская җитәкчелегендә Россия Федерациясенең дәүләт программаларын, федераль максатчан программаларын һәм башка проектларны тормышка ашыруда катнашу буенча эшлекле киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау Комитеты рәисе Иван Гущин, шулай ук яшьләр һәм мәгариф министрлыклары вәкилләре катнашты.

Шул ук көнне РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният Комитеты Рәисе Елена Ямпольская гражданнарны кабул итте.

Гражданнарның сораулары мәдәниятнең төрле өлкәләренә: музыка коралларын сатып алудан башлап авылда яңа модель китапханәләр төзүгә кадәр кагылды. Мәсьәләләр уңай хәл ителде һәм РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының мәдәният Комитеты Рәисе һәм профильле ведомстволар контроленә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International