Манхэттен кыска метражлы кино фестивале
Казанда 14 нче «Аксенов-фест» әдәби-музыкаль фестивале узачак
Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында Россия Федерациясе Музей фондына кертү өчен Муса Җәлилгә багышланган график хезмәтләр бәйгесе уза. Рәссамнарның график хезмәтләре III Алабуга уникаль рәсем биенналында һәм IV Халыкара Алабуга экслибрис триенналында тәкъдим ителгән. Иң уникаль график хезмщтлщрне сайлап алу жюри әгъзаларына йөкләнгән.
2021 елның 1-10 октябрендә «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында Халыкара өлкәннәр көне кысаларында буйшлай экскурсияләр, иҗади дәресләр һәм интеллектуаль уеннар узачак.
15 сентябрь Е.Г. Ласточкина исемендәге мәктәп-интернатта «Вакыт сулышы.Карлыгач оясы» проекты тормышка ашырылды. Чара мәктәпнең 135 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.
"Манеж" күргәзмәләр залында "Пресинема" күргәзмәсе ачыла, анда кино һәм мультипликация нәрсәдән башланган, стереоскоп һәм күләгә театры ничек барлыкка килгән, тауматроп һәм зоотропның нәрсә икәнен белергә мөмкин булачак.
20-23 сентябрьдә Казанда сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең 85 еллыгына багышланган «Төбәкнең мәдәни киңлегендә сукырлар өчен китапханәләр» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза.
«Россия халыклары Ассамблеясы» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе, «Россия халыклары Ассамблеясы» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән «Милләт горурлыгы» -2021 Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуга һәм этномәдәни үсешенә шәхси өлеш керткән өчен II Бөтенроссия иҗтимагый премиясен алуга гаризалар кабул итү турында игълан итә.
21 сентябрь С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең яңа сезонын ачу тантанасы була.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия аппараты терроризм һәм экстремизм идеологиясенә профилактика максатыннан форум уздыра.