Бүген Казанда бөек татар язучысы Галимҗан Ибраһимовны искә алдылар

2022 елның 12 марты, шимбә

Бүген 12 март бөек татар язучысы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тула. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Татарстан Республикасы Язучылар берлеге катнашында Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче номерлы татар гимназиясе каршында бөек язучы бюстына чәчәкләр куелды.  Мәдәният эшлеклеләре Галимҗан Ибраһимовның илебезнең татар һәм төрки халыкларының милли прозасын камилләштерүдә, ТАССР формалашкан чорда татар әдәбиятын, фольклорын һәм мәдәниятен системалы тикшеренүләр алып баруда зур роль уйнавын билгеләп үтте. ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең тирән мәгънәгә ия булуын һәм бай сюжетка нигезләнүен, төрле яшьтәге укучыларны җәлеп итүче, бүгенге көнгә кадәр укучының игътибарын яулаган әдәби әсәрләр булуын билгеләп үтте.

Тантанада танылган язучылар һәм публицистлар Рифат Җамал, Ләбиб Лерон, Рәфис Корбанов, Йолдыз Шәрәпова, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф министрлыгы, Казан шәһәренең башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Тарихи вакыйга кысаларында кунакларга Г.Ибраһимовка багышланган мәктәп музеендагы экспозиция күрсәтелде. Язучының иҗади эшчәнлеге һәм тормыш юлы турында сөйләүче уникаль экспонатлар белән мәктәп укучылары таныштырды.

Шушы көннәрдә ТАССР Мәдәният һәм Мәгариф министрлыгы, Язучылар берлеге һәм Театр әһелләре берлеге тарафыннан 89 нчы номерлы мәктәп (хәзерге 17 нче номерлы татар гимназиясе) каршында Галимҗан Ибраһимовның бюстын ачуга 55 ел тула. Музей фондларында әлеге чарада төшерелгән уникаль фотосурәтләр саклана.

Мәктәп укучылары бу музейда актив тикшеренү эшчәнлеге алып бара, биредә ел саен педагогик коллектив инициативасы белән ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел һәм әдәбият институты һәм киң җәмәгатьчелек катнашында язучыга багышланган әдәби конференция үткәрелә. Быел конференция 14 мартта узачак. Быел мәктәп музеена экспозицияне яңарту максаты белән грант биреләчәк.

Шулай ук 27 мартка кадәр “Республика балалар китапханәсе” дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Г.Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе эшләячәк. 31 мартка кадәр ТР Милли китапханәсендә “Галимҗан Ибраһимов - язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе” дип аталган китап күргәзмәсе оештырыла. Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмәләр Татарстан Республикасының муниципаль китапханәләрендә дә узачак. Шулай ук Татарстан мәктәпләрендә Г.Ибраһимов истәлегенә багышлап әдәби сәгатьләр үткәрелә.

23 март 16.00 сәгатьтә Татар китабы йортында “Гасырлар киселешендә Г.Ибраһимов шәхесе һәм иҗаты” дип исемләнгән искә алу кичәсе узачак. 25 март “Әкият” театрында “Адәмнәр” спектакле куелачак. Спектакль Идел буе һәм Уралда яшәүче халыкларның 1921-1922 еллардагы коточкыч ачлыгы турында язылган драма әсәренә нигезләнгән. 28 март Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Тукай клубында Г.Ибраһимовның 135 еллык юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә узачак.

Башкортстан Республикасындагы язучының туган авылы Солтанморатта Г.Ибраһимовның йорт-музее булдырылган. Мәктәп музее буларак ул Казанның 89 нчы номерлы мәктәбендәге кебек үк 55 ел элек булдырылган, (шулай ук 1967 елда бюст куелган) музей-йорт буларак галимнең 100 еллыгына ачылган. Кырым Республикасының Ялта шәһәрендә дә язучыны искә алалар,  язучы яшәгән йортта Г.Ибраһимовка багышланган күргәзмә 2020 елда эшләде. Татарстанның һәм Башкортстанның күп кенә торак пунктларындагы урамнарга Галимҗан Ибраһимов исеме бирелгән, Казанда иң беренче проспект аның исеме белән аталган. Казанның Мөштәри урамында урнашкан 33 нче номерлы йортта (язучы 1924-1927 елларда яшәгән) Г.Ибраһимовка мемориаль такта урнаштырган.

Г. Ибраһимовның биографиясе, иҗаты һәм фәнни эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат түбәндәге видеопроектта һәм мәкаләдә: https://tatarica.org/ru/razdely/kultura/literatura/personalii/ibragimov-galimdzhan-girfanovich

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International