18 март Татарстан Республикасы композиторлар берлегенең концертлар залында П.И.Чайковский исемендәге 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбенең фортепиано бүлеге укучылары концерты узачак (элеккеге исеме - Казан шәһәренең Үзәк музыка мәктәбе).
Быел 1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында Софья Гобәйдуллина, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Арнольд Бренинг, Рафаэль Белялов кебек композиторлар бар.
Концерт программасында Софья Гобәйдуллина, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Екатерина Шатрова әсәрләре яңгыраячак.
Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.