Аяз Гыйләҗев белән тоткынлыкта булган һәм татар язучысының «Йәгез, бер дога!» китабын венгр теленә тәрҗемә иткән язучы һәм тәрҗемәче Арпад Галгоци вафат.
Арпад Галгоци — 1990 елларда ГУЛАГ турында өч китап чыгарган шәхес. Венгриядә яши иде. Татар дөньясы өчен аны танылган галимә Миләүшә Хабетдинова ачты — Аяз Гыйләҗев хатирәләрендә сурәтләнгән егетне ул эзләп таба.
«Җомга көн венгр язучысы, тәрҗемәчесе Арпад Галгоци вафат булган. Хәбәр миңа бүген генә килеп иреште. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. Бу гаҗәпе кеше белән танышуым өчен язмышыма рәхмәтле», - дип яза әдәбият галиме Миләүшә Хабетдинова.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы язучының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
«Татар-информ» материаллары буенча