«Хәзинә» галереясендә Андрей Прокопьевның тууына 100 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла

2022 елның 15 марты, сишәмбе

1922 елның 17 мартында «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан һәм Россиянең лирик пейзажын үстерүгә зур өлеш керткән, XX гасырның икенче яртысындагы күренекле пейзаж рәсем осталарының берсе – Андрей Лаврентьевич Прокопьевның (1922-1993) тууына 100 ел тулуга багышланган «Музыка цвета» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә 80 әсәр тәкъдим ителәчәк, аларның күбесе Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекцияләреннән, шулай ук шәхси җыелыштан Илдар Галиев һәм рәссам гаиләсеннән алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International