14 март Баулы районының Муса Җәлил исемендәге Мәдәният йортында “Мәдәни десант” проекты кысаларында бу елның беренче белем бирү семинары узачак.
«Таткультресурсцентр» ДБУ җитәкчеләре һәм белгечләре мәдәният учреждениеләре белән берлектә сәнгать-эксперт советы катнашында учреждениеләр эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча күчмә семинарлар узачак.
Семинарларда һәм лекцияләрдә катнашучылар чараларны оештырганда һәм уздырганда нәрсәләрне исәпкә алырга кирәклеген, "ТР фестивальләре картасына" ничек эләгергә, матди булмаган мәдәни мирас объектын ничек өйрәнергә һәм теркәргә кирәклеген беләләр.
«Мәдәни десант» Татарстан Республикасының барлык районнарын колачлаячак. Киләсе семинарлар 15 март көнне Ютазы, 16 март көнне Бөгелмә районнарында узачак.