Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында театр айлыгы башлап җибәрде. Ай дәвамында укучылар һәм студентларга Пушкин картасы белән “Без – кырык беренче ел балалары”, “Асылкош” спектакле күрсәтеләчәк.
Айлык кысаларында Тинчурин театры районнарга сәфәргә дә чыгачак. Шулай ук театрга экскурсияләр оештырылачак.
Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, театр спектакльләр аша Татарстан укучылары, студентлары арасында туган телгә, әдәбияткә, мәдәнияткә ихтирам тәрбияләү миссиясен дәвам иттерә.
Шул уңайдан театрда балалар көне дә оештырылачак. 27 март – театр көнендә Туфан Имаметдинов куйган “Асылкош” спектаклен көндез һәм кич карап булачак. Спектакль алдыннан танылган дизайнер Наҗия Галимова тамашачыларга мастер-класс-уздырачак, дип хәбәр итәләр Тинчурин театрының матбугат үзәгеннән.