27-29 май көннәрендә, Боровое Матюшино бистәсендә урнашкан «Идел» яшьләр үзәгендә, Татарстан Республикасы эшләүче иҗади яшьләренең IV слеты узачак. Чара «Наше время – Безнең заман» X эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленә әзерлек кысаларында оештырыла.
Бүген ТР Милли китапханәсенә Чечен Республикасы мәдәният министры Айшат Кадыйрова җитәкчелегендәге делегация килде.
Мәдәният министрына китапханәнең яңартылган бинасын һәм сәнгатьнең төрләрен берләштергән барлык мәйданчыкларны күрсәттеләр. МОN театр мәйданчыгы, уку заллары, фонд архивын, тавыш яздыру студиясе, күргәзмә залларын карадылар.
Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре 11 майдан 13 майга кадәр дәвам итә. Өч көн дәвамында Чечен Республикасы мәдәният учреждениеләре милли сәнгатьнең иң яхшы үрнәкләрен күрсәтәчәк.
Аны төгәлләү чараларының берсе - КФУ Идел буе оборона сызыгы төзелешенең 80 еллыгына багышланган «Хезмәт батырлыгы: Сурск һәм Казан оборона рубежларын төзү» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булды.
«Уртак хезмәттәшлек нәтиҗәсендә без зур эш башкардык. Бүген филармониядә әлеге фәнни-гамәли конференция һәм төп чараны без Чуашия һәм Татарстан территориясендә март, апрель һәм май айларында узган уртак патриотик марафонны тәмамлыйбыз», - дип сөйләде Чуашиянең мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министры Светлана Каликова.
30 май көнне сәгать 18:30 Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залында Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «ТАТАR СҮЗЕ» халыкара бәйгесенең Гала-концерты узачак. Концертта җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк һәм нәфис сүз осталарына бүләкләр тапшырылачак.
12 май 19:00 сәгатьтә Казанда Чечен мәдәнияте көннәре кысаларында Камал театрының зур сәхнәсендә М.Ю.Лермонтов исемендәге Дәүләт рус драма театры актерлары "Бүреләр" спектаклен уйнаячак.
Әнвәр әфәнде Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәскәү өлкәсенең татар милли үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары иде.
1989 елның августында Мәскәү өлкәсендә «Туган тел» татар мәдәнияте җәмгыятенең беренче оештыручысы булды. "Туган тел" не14 ел җитәкли, аннары рәис урынбасары була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Әнвәр Софиновның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
12 май көнне Татарстан Республикасында Чечен мәдәнияте көннәре кысасында «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «XIX–XXI гасырларда Чечен Республикасы сәнгате» күргәзмәсе ачыла.
17 майда Казан дәүләт энергетика университетында Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан театр көне узачак. Кәрим Тинчурин театры студентларга “Беренче театр” (авторы – Г.Камал) комедиясен күрсәтәчәк.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Әстерхан, Волгоград, Самара шәһәрләрендә "Болгар эзләре буйлап" концерт программасы белән гастроль турын башлый.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган "Болгар эзләре буйлап" концерт программасын тәкъдим итә.
2022 елның 13 маенда 19.00 сәгатьтә - Әстерхан шәһәрендә, МБМУ"Аркадий" Әстерхан мәдәният сарае"
2022 елның 16 маенда 19.00 сәгатьтә - Волгоград шәһәрендә, Россия Оборона министрлыгының ФДБУ"Волгоград гарнизоны офицерлары йорты"
2022 елның 18 маенда 19.00 сәгатьтә - Самара шәһәрендә, Металлург мәдәният сарае.
Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Арча районында булды.
Министр Советлар Союзы Герое Гани Сәфиуллинның якташларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән котлады һәм ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның бөек бәйрәм уңаеннан мөрәҗәгатен укыды.