Озак фикер алышулардан соң, XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең сайлап алу комиссиясе «Милли конкурс» номинациясенә кертелгән фильмнар исемлеген төзеде.
Беренчеләрдән - "Без - 41нче ел балалары" (Әмир Галиәскәров) һәм "Республика 99" (Юлия Захарова, Аделя Таккезе, Софья Силкина) исемлеккә керде.
Регламент нигезендә, конкурс программасы һәр номинациядә 10 фильмнан тора - тулы метражлы һәм кыска метражлы уен, документаль тулы метражлы һәм кыска метражлы фильмнар конкурсы, шулай ук милли конкурс. Барлыгы быел дөньяның 44 иленнән 625 гариза теркәлгән.
XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән партнерлыкта узачак.