«ФормART» стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабында җиңүчеләр билгеләнде

2022 елның 13 июле, чәршәмбе

«ФормART» Идел буе федераль округының стрит-арт фестиваленең сайлап алу этабында җиңүчеләр билгеләнде. Татарстан Республикасыннан фестивальнең сайлап алу этабында «Бию» әсәре белән Даниил Сергеев җиңүче булды. Проект РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы буенча өченче ел гамәлгә ашырыла.

Быел фестиваль тематикасы Россия халыкларының һәм төбәкләренең мәдәни мирасын чагылдыра.

Фестивальнең сайлау этабы 1 апрельдән 10 июньгә кадәр барды. Быел "ФормART" стрит-арт фестиваленә Идел буе федераль округының 14 төбәгеннән 157 гариза бирелгән иде. Иң күп хезмәт Самара өлкәсеннән килде.

I, II һәм III урын ияләре иҗатны алга таба үстерү өчен 100 меңнән 200 мең сум күләмдә акчалата призлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International