"Зөя утрау-шәһәрчеге" музей-тыюлыгы белгечләре Павел Тиняев һәм Андрей Богданов "Халык көймәсе" фестивален тәкъдир итү өчен Архангельскка киттеләр.
Быел җәй Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән Sample галереясе командасы һәм «Смена» заманча мәдәният үзәге оештырган Artweekends фестиваль-уикендлар сериясе узачак.
Барлык чаралар "Алмет" иҗтимагый үзәгендә узачак. Керү бушлай, теркәлү сорала.
Кунакларны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова каршы алды.
2022 елның 7 июленнән 10 июленә кадәр Мәскәүнең М.Горький исемендәге паркында илдә креатив индустрияләрне үстерүгә, икътисади һәм технологик чикләү шартларында карарлар эзләүгә юнәлтелгән "Россия креатив атнасы" форумы уза.
Яңа сезон ачылу 6 июльдә Баратынский утарында булды.
Быел фестивальнең музей объектларына икенче сулыш бирү мөмкинлеге туды. Шулай итеп, Е.А. Боратынский музеенда усадьба ишегалдында койма һәм беседкалар ремонт эшләре башланды инде. Август аенда «Иске Идел» музей комплексында экспонатлау өчен «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгына тапшырылган тарихи дабаркадерда ремонт эшләре башкарылачак.
7-8 июльдә Воронежда РФ мәдәният министры урынбасары Алла Манилова рәислегендә Петр музейлары ассамблеясе очрашуы уза.
Ассамблеяда Татарстан Республикасын Милли музей генераль директоры Алиса Вяткина катнаша.
12 июльдә Халыкара фотографлар көнендә Казанда Татарстан Республикасының «Сфера» фотографлар берлеге галереясе ачылачак. Назарбаев урамындагы 35 нче йортта берлек әгъзаларының эш күргәзмәләрен тасвирлаган музей, уникаль кадрларлардан торган архив урнаштырылачак һәм шәһәр халкына раритет фототехника күрсәтәчәкләр.
14 июльдән 17 июльгә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичләр» IV Халыкара музыкаль фестивале уза.
Проектны оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, Алабуга муниципаль районы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы.
9 июльдә Кабан күле яр буенда, Зәйни солтанның «Татаркино» скверында Рамил Фазлыевның «Мулла» дигән популяр Татарстан фильмы күрсәтеләчәк. Чара 21: 00 сәгатьтә башлана һәм Корбан гаетенә багышланган. Кинокартинаны рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтәләр.
Идарә рәисе постына кабат Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, ТР Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин сайланды. Бу карарны кичә Мәскәүдә узган Россия Композиторлар берлеге съездында кабул иттеләр.