2023 елның октябрендә Казан циркында Бурят мәдәнияте көннәрен үткәрү планлаштырыла. Чара кысаларында бурят һөнәрчеләре ярминкәсе һәм милли аш ризыкларын тәтеп карау булачак.
8 сентябрьдә Казан дәүләт циркы һәм Бурятия Республикасы Дәүләт циркы Татарстан Республикасы белән Бурятия Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куйды.
Яңа гына имзаланган килешү кысаларында Казанда 2023 елда Улан-Уде цирк гастрольләренең киңәйтелгән программасы узачак.
Казан тамашачыларына БурятияЦиркының иң яхшы 2 тамашасын күрсәтәчәкләр: мультимедиа пластик «Zam Life» спектакле һәм «Легенды Байкала» этно-шоу тамашасы тәкъдим ителәчәк.
Шул ук вакытта Казан циркы бинасында Бурятия Республикасы һөнәрчеләренең уңышлары ярминкәсе, милли аш мастер-класслары һәм дегустация узачак. Теләүчеләр бурят ашчылары белән аралаша һәм киңәшләшә алачак.