Зөя утрау-калачыгында «Булу сәнгате: гаҗәеп якын» инклюзив күргәзмәсе ачылды

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының «Су манарасы» күргәзмәләр залында заманча сәнгатьнең «Булу сәнгате: гаҗәеп якын» инклюзив күргәзмәсе старт алды.

Күргәзмәдә алты арт-объект тәкъдим ителгән. Бу авазлардан торган скульптуралар, агылырга һәм ишетергә мөмкин булган экспонатлар - рәссамнарның күргәзмәдә тәкъдим ителгән барлык хезмәтләре тамашачы белән багланышка керү, аралаша алу мөмкинлегенә юнәлдерелгән. Арт-объектлар аша рәссамнар инклюзив мәдәният кысаларында үзләрен борчыганмәсьәләләр турында сөйлиләр.

«Булу сәнгате: гаҗәеп якын» инклюзив күргәзмәсен ачу тантанасын түбәндәге сылтамага кереп карарга мөмкин.

«Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгының «Су манарасы» күргәзмә залында 13 ноябрьгә кадәр дәвам иткән чарада рәссамнарының 6 эше тәкъдим ителгән.

Проект турында тулырак: https://golfstreamfond.ru/project/iskusstvo-byt/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International