Әлмәттә 29 июльдән 31 июльгә кадәр Artweekends фестивальләре сериясенең икенче уикенды узачак. Фестивальнең темасы — шәһәрдә сәнгать.
Җәйнең иң кызу вакытында Казанда 2 августтан 7 августка кадәр мода вакыйгасы - II Этно-Fashion Халык иҗаты фестивале һәм «Тормыш рәвеше - Мәдәни код» декоратив-гамәли сәнгать фестивале узачак.
Композитор Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсы кабат тамашачыларга тәкъдим ителәчәк. Музыкаль әсәрнең кире кайтуы Идел Болгарстанында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Опера 2015 елда Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды ярдәме белән куелды. 18-22 майда әлеге опера Тинчурин театрында зур алкышлар белән узды.
30 июльдә Иске Татар бистәсе һәм Кабан күле яр буе территориясендә татар дизайны һәм шәһәр мәдәнияте дөньясында төп вакыйга - "Печән Базары" заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. 2013 елдан бирле уза торган фестиваль быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә һәм Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Татарстанда 2022 елда игълан ителгән цифрлаштыру елына багышлана.
2022 елның 22-23 июль көннәрендә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә «Ага Базар» II Халыкара этнокультура фестивале узды.
2022 елның 16 маенда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай Троицк шәһәренә килүгә 110 ел тулды.
Яндекс Музыкада Россия халыкларының бишек җырларыннан торган уникаль альбом барлыкка килде. Яндекс Плюска язылучылар авар, татар, ненец һәм илнең башка халыкларының бишек җырларын ишетә алачак. Альбом "Мәдәниятләргә сәяхәт" дип атала.
Севастопольдә, флотның Офицерлар йортында Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале лауреатлары Россиянең Кара диңгез флоты хәрбиләре – Донбассны яклау, Украинаны азат итү буенча махсус хәрби операциядә катнашучы офицерлар һәм диңгезчеләр өчен зур концерт бирде.
«Адмиралчылык бистәсе борынгы Бишбалта җирлеге территориясендә төзелә. Анда яшәүчеләр агач осталары булган. Алга таба илебез флоты төзелеше шушы җирлекнең гасырлар буена тупланган осталары тәҗрибәсенә таянды», - дип билгеләп үтте мәдәният министры Ирада Әюпова «Бишбалта осталары» һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында.
Бүген Казанда "Император Петр I реформасы. Тарихи мирас һәм заман" төбәкара фәнни-тикшеренү форумының өченче сессиясе уза.