Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елга гавами максатларын һәм бурычларын формалаштыра башлавы турында игълан итә.
Ел ахырына кадәр экспертлар 2023 елга халык белән берлектә ведомствоның иң мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын билгеләячәк. Кергән тәкъдимнәр эксперт сессиясендә җентекләп тикшереләчәк, ә аннары Иҗтимагый совет тарафыннан каралачак һәм ачык онлайн-тавыш бирүгә чыгарылачак. Республика халкының тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычлар өчен тавыш бирү һәм үз вариантларын тәкъдим итү мөмкинлеге дә булачак.
Тавыш бирү йомгаклары буенча күпчелек тавышларны җыйган максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәр сайланачак. Алга таба Мәдәният министрлыгы эшчәнлегенең киләсе елга биш яисә җиде өстенлекле максаты билгеләнәчәк. Моннан тыш, куелган максатларны һәм бурычларны гамәлгә ашыру һәм расланган индикаторларны ахыргы үтәүдә ачык хисап биреләчәк.
2023 елга экспертларны сайлау тәртибе
Исегезгә төшерәбез, дәүләт хакимияте башкарма органнары гавами максатларын һәм бурычларын формалаштыру һәм аларның үтәлеше җәмәгать контроле проекты Татарстан Республикасында 2018 елдан бирле гамәлгә ашырыла.