«Себер кутюрьесы» XXVII Халыкара кием дизайнерлары конкурсы: барлык континентларны берләштерүче мода территориясе

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

«Себер кутюрьесы» XXVII Халыкара кием дизайнерлары конкурсы 2022 елның 11 октябрендә Новосибирск шәһәрендә А.М.Кац исемендәге Дәүләт Концерт залында (концерт холлы) узачак.

Конкурс кысаларында мода өлкәсендә Россия белгечләреннән мастер-класслар оештырылачак. Гранд-дефильда проект финалистлары катнашачак, анда мода өлкәсендәге яңа эшләнмәләрен тәкъдим итәчәкләр.

Конкурста катнашуга мода индустриясе өлкәсендә профильле югары уку йортлары студентлары, яшь дизайнерлар, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, мода авторлары, иҗади лабораторияләр чакырыла.

Эшләр 2022 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.

Нигезләмә

Катнашучы анкетасы

e-mail: siberiancouturier@k-sk.info

VK битендә рәсми бит: https://vk.com/sibcout

Конкурс Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм Россия дизайнерлар берлеге ярдәме белән уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International