28 июльдә 17:00 сәгатьтә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясендә Икенче Бөтенроссия «Шамаил-арт» фестивале ачыла. Фестиваль татар шамаиле сәнгатенә һәм аның хәзерге заман рәссамнары иҗатында үсешенә багышланган. Чара Россиянең төрле төбәкләрен берләштерде, республикабызның хәзерге ислам сәнгатен үстерүдә яңа этапны билгеләде.
Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда күчмә стенд күргәзмәсе ачылды «Елисаветино-Сергиев мәгърифәт җәмгыяте» фонды тарафыннан әзерләнгән «Үземне бу илнең анасы итеп хис итәм...» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды.
Татарстан Республикасы Саба районы Корсабаш авылында «823 чакрым» тулы метражлы сәнгать фильмының беренче өлешен төшерү тәмамланды.
23 июль Алабуга шәһәрендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Туган батыр» традицион уктан ату буенча Бөтенроссия турниры узачак.
«Сәләт» форумы экваторын узды һәм кичә дүртенче смена - Медиа Биләр Форум (Медиа /Media) старт алды. Ул 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Бүген Казан Изге Ана иконасы соборы территориясендә «Ак чәчәк» акциясе узды. Теләге булган һәр кеше хәйрия эше кылды һәм кулдан ясалган ак кулъяулык - акция символын алды. Җыелган акчалар авыру балаларга ярдәм чараларына китәчәк.
Татарстанда беренче тапкыр «Тере классика» кычкырып уку көне узачак. Бу көнне Россиянең күп шәһәрләрендә әдәби нетворкинг узачак, анда төп рольдә укучы кеше булачак.
«Манеж» күргәзмә залында 26 июльдә 16.00 сәгатьтә «Архангельское» музей-утары җыентыгыннан «Йосыпов кенәзләренең дворян нәселе. Көнчыгыш сюита» күргәзмәсе ачыла.
«Созвездие-Йолдызлык» Татарстан Республикасы эстрада сәнгате яшьләр телевизион фестиваленең зур концертын «Артек» халыкара балалар үзәгендә Казахстан, Көньяк Осетия, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларыннан, Украинаның Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән меңнән артык бала тамаша кылды. Программаны фестивальнең Кырымдагы традицион җәйге иҗади смена кысаларында тәкъдим иттеләр.
19 августта 4 нче махсус конкурска гаризалар кабул ителә башлый, аны үткәрү өчен Россия Федерациясе Президенты карары нигезендә өстәмә 1 млрд сум бүлеп бирелгән.