Татар филармониясендә джаз сезоны ачыла

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

2022 елның 25 сентябрендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының атказанган артисты, сәнгать җитәкчесе, дирижер Сергей Васильев җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестры үзенең концерт сезонын ача.

Концерт программасы бик мөһим датага – Россия джазының 100 еллыгына багышлана. Татарстан Республикасы филармония джаз-оркестрының концерт сезоны ачылышында Совет һәм Россия композиторларының иң яхшы джаз җырлары һәм инструменталь композицияләре яңгыраячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International