2022 елның 14 октябрендә 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Күргәзмәләр залында Татарстан Республикасы халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Галәм бакчалары» дип исемләнгән әсәрләр күргәзмәсе ачылачак.
Рәссамның иҗат юлына 50 ел тулуга багышланган күргәзмәдә 50 каллиграфик композиция һәм май белән башкарылган картиналар тәкъдим ителәчәк.
«Галәм бакчалары» күргәзмәсен Казан Кремлендә 2022 елның 14 декабренә кадәр күрергә мөмкин булачак.
Әсәрләр арасында - индустриаль һәм табигый пейзажлар, портретлар һәм натюрмортлар бар. Рәссам иҗатында яңа юнәлеш - орнамент темасына аерым урын бирелгән. Автор орнаментны милли архетипларны аңлау ачкычы буларак куллана.