Казанда Мәскәү рәссамы Стас Шакарвис күргәзмәсе ачыла

2022 елның 14 октябре, җомга

28 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Казанның "Мәскәү" мәдәният үзәгендә (Ак. Королева, 47) Мәскәү рәссамы Стас Шакарвисның «Свет выходит за пределы себя» күргәзмәсе ачыла.

Стас Шакарвис классик пикториализм вәкиле Николай Андреев һәм заманча пикториализм идеологы Георгий Колосовның дәвамчысы булып тора.

Күргәзмәдә Георгий Колосов белән берлектә җыелган проекттан "Напряженное созерцание" (2009 - 2012 еллар) һәм авторның башка әсәрләре тәкъдим ителәчәк.

Стас Шакарвис 1972 елда туган. Иҗади юлын 2002 елда башлап җибәргән. Күпсанлы шәхси һәм төркем күргәзмәләрендә катнашкан шәхес. С. Шакарвисның хезмәтләре шәхси коллекцияләрдә, шулай ук Дәүләт Рус музее коллекциясендә саклана.

Күргәзмә 5 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Ачылу тантанасына керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International