Казанга Чәбаксар Рус драма театры киләчәк

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Казанда Чәбаксар Дәүләт рус драма театры гастрольләре узачак. Гастрольләр Казан яшь тамашачы театрының 90 еллыгына һәм Дәүләт  рус драма театрының йөзьеллыгына багышлана.

Гастрольләр кара-каршы булачак - шул ук көннәрдә Казан яшь тамашачы театры үзенең спектакльләрен Чәбаксар Дәүләт рус драма театры сәхнәсендә күрсәтәчәк.

​​​​​Дәүләт рус драма театры - Чуаш Республикасының иң борынгы профессиональ театрларының берсе. 1922 елның 14 декабрендә беренче театр сезонын ачкан, беренче театрның режиссеры Санкт-Петербург шәһәре театры актеры Иван Слободской булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International