2022 елның 18 октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «ПитерКиТ» Халыкара студент фильмнары фестивале кысасында «Региональ кинематографның уңышлы тәҗрибәсе. Татарстан киносы көне».
Чара программасында:
13:00 - «Тарлан» тулы метражлы уен фильмын күрсәтү; фильмның режиссеры Юлия Захарова белән иҗади очрашу;
20:00 - «Чак-чәк party» - фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар өчен Татарстан Республикасы милли кухнясын тәкъдир итү.
Үткәрү урыны: Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение институты (Бухарестская ур., 22 й.
Чарага керү ирекле.