ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Бүген Мәскәүдә Зур Балалар фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Казан яшь тамашачы театрының «Иванның балачагы» спектакле лауреат исемен алды һәм фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Россия Федерациясенең халык артисты Сергей Безруковтан бүләккә лаекка булды. 

5-10 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә китап укучылар, туган якны өйрәнүчеләр, сәнгать белгечләре, рәссамнар, китап блогерлары, театр һәм кино белгечләре катнашында "Текст" фестивале узачак. Фестиваль программасында 25 вакыйга.

1-10 декабрь көннәрендә инвалидлар декадасы алдыннан без «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы үрнәгендә музейда инклюзив практикалар турында сөйләшербез. Лектория кысаларында очрашу 2022 елның 30 ноябрендә 18:30 сәгатьтә узачак.

«ТИС» Мәдәни мирас Яңарыш фонды һәм «KEYNOTEAMG» продюсерлык үзәге бердәм мәдәни брэнд астында масштаблы мәдәни проект «Геройны табарга» Бөтенроссия социаль сәнгать конкурсын уздыруны планлаштыра.

Сәед Галиев исемендәге мәдәният йортында Dance-show «Ассорти» төркеменең юбилей иҗат кичәсе узды.

Декабрь аенда Казан шәһәрендә генеалогик форум үткәрү планлаштырыла, ул «Терра.Татарстан» проекты кысаларында узачак. Әлеге проектны оештыручы - «САМОРОДОК» гаиләнеңрухи кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау буенча социаль проектларны гамәлгә ашыру үзәге.


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елның 2 декабрендә Халыкара инвалидлар көне алдыннан, Россия гражданнарының игътибарын инвалидларның хокукларына һәм ихтыяҗларына җәлеп итүне күздә тоткан "Уңайлы мохит" Тоталь тесты старт ала. Россиянең барлык төбәкләрендә инвалидлар декадасы дәвамында инклюзив аралашу һәм уңайлы мохитне оештыру мәсьәләләре буенча белемнәр тикшереләчәк, шулай ук инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән агарту чаралары һәм акцияләр оештырылачак.

25 ноябрь 10.00 сәгатьтә Кремльнең конференц-залында, 4 подъезд) «Россия исламы, милләтара һәм динара татулыкны ныгыту факторы буларак» халыкара конференция ачылачак.

24 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Красноярск шәһәрендә «Россиянең креатив атнасы - Себер» округ форумы уза.

Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Россиянең креатив атнасы - Себер» бөтенроссия форумында катнаша.

2022 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы мәдәният оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча Иҗтимагый совет сораштыру үткәрә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International