Бүген Мәскәүдә Зур Балалар фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Казан яшь тамашачы театрының «Иванның балачагы» спектакле лауреат исемен алды һәм фестивальнең сәнгать җитәкчесе - Россия Федерациясенең халык артисты Сергей Безруковтан бүләккә лаекка булды.
Зур Балалар фестивале 2018 елдан «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.
Фестиваль Президент мәдәни инициативалар фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
Фестивальне оештыручылар - Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларына ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры.
14 номинациядә лауреатларны балалар жюри составы сайлый - бу 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 24 тамашачы, тагын 4 номинациядә җиңүчеләрне өлкәннәр билгели.