Сәед Галиев исемендәге мәдәният йортында Dance-show «Ассорти» төркеменең юбилей иҗат кичәсе узды

2022 елның 25 ноябре, җомга

Сәед Галиев исемендәге мәдәният йортында Dance-show «Ассорти» төркеменең юбилей иҗат кичәсе узды.

Концерт программасы коллективның 30 еллыгына багышланды. Бүген коллектив Казанның Совет районы дәрәҗәсендә генә түгел, ә дөнья күләмендә танылган бию бренды булып тора. Анда катнашучылар, дөньякүләм бию аренасында абруй яулап, әйдәп баручы фестивальләрдә һәм конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.

«Ассорти» Дэнс-шоу башкаланың Совет районы балаларын һәм яшьләрен җәлеп итү үзәге булып кала. Аның күп кенә укучылары, «Ассорти» мәктәбен үтеп, дәресләргә үз балаларын алып киләләр, ә кайберләре туган коллективларына педагоглар буларак кайталар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International