2022 елның 2 декабрендә Халыкара инвалидлар көне алдыннан, Россия гражданнарының игътибарын инвалидларның хокукларына һәм ихтыяҗларына җәлеп итүне күздә тоткан "Уңайлы мохит" Тоталь тесты старт ала. Россиянең барлык төбәкләрендә инвалидлар декадасы дәвамында инклюзив аралашу һәм уңайлы мохитне оештыру мәсьәләләре буенча белемнәр тикшереләчәк, шулай ук инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән агарту чаралары һәм акцияләр оештырылачак.
Сынау традицион рәвештә онлайн-форматта уздырыла.
Чарада катнашучылар шулай ук тест узуга һәм уңайлы мохит, инклюзия һәм һәркем файдалана алырлык цифрлы сервислар булдыру өлкәсендә әйдәп баручы Россия экспертларыннан түләүсез белем бирү курсларында уку мөмкинлегенә ия булачак.
Чараның рәсми сайтында трансляциягә һәм тестка сылтама бирелгән. Интернетка керү мөмкинлеге булган һәрбер шәхси җайланмадан кереп катнашырга мөмкин. Теркәлү 2 декабрьгә кадәр түбәндәге сайтта дәвам итәчәк: www.total-test.ru
Тестларны 2022 елның 2 декабреннән 10 декабренә кадәр уңайлы вакытта акция сайтында узарга була: www.total-test.ru