Декабрьдә Казанда генеалогия форумы узачак

2022 елның 25 ноябре, җомга

Декабрь аенда Казан шәһәрендә генеалогик форум үткәрү планлаштырыла, ул «Терра.Татарстан» проекты кысаларында узачак. Әлеге проектны оештыручы - «САМОРОДОК» гаиләнеңрухи кыйммәтләрен һәм традицияләрен саклау буенча социаль проектларны гамәлгә ашыру үзәге.

Форумда Татарстан һәм Россиянең башка регионнары белгечләре - генеалог, архивчылар, туган якны өйрәнүчеләр, этнографлар, музей һәм китапханә вәкилләре катнашты. 

Шулай ук милли мираска таянучы һәм үткәннең хәзерге заманда ничек чагылыш табарга мөмкин булуын күрсәтүче проект авторлары да булачак.

«Терра.Татарстан» проекты җирле белгечләрне берләштерүгә, ата-бабалары Татарстан Республикасы территориясендә яшәгән кешеләр өчен генеалогик эзләнү тәҗрибәсен гомумиләштерүгә юнәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International