24 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Красноярск шәһәрендә «Россиянең креатив атнасы - Себер» округ форумы уза.
Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Россиянең креатив атнасы - Себер» бөтенроссия форумында катнаша.
Ирада Әюпова "Төбәктә креатив индустрияләрне үстерү белән идарә итү моделен төзү«Алга киткән» дәрәҗә» кейс-сессиясендә спикер сыйфатында катнашты. Ул «Креатив эшкуарлык» мәйданчыгында узды.
Чара кысаларында Россиядә креатив индустрияләр белән идарә итү моделен субъект дәрәҗәсендә төзү буенча берничә иң уңышлы кейс каралды.