8-10 декабрьдә Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» Бөтенроссия конференциясе узачак. Фәнни форум Татарстан җирендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Чарада чит ил вәкилләре дә катнаша.
Дүшәмбе, 5 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциясенең 50 еллыгына Халыкара форумның рәсми ачылышы һәм пленар утырышы булды. Анда катнашучыларны Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Мурад Керимов сәламләде.
Бүген «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденция гастроль эшчәнлеген актив үстерә, Татарстан буенча үзенең сәяхәтен дәвам итә, авыл һәм шәһәр тамашачысының көчле алкышларын яулый.
7 декабрьдә Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге ярдәме белән Россиянең халык артисты Константин Райкин һәм Югары сәхнә сәнгате мәктәбенең әйдәп баручы педагоглары Казанда абитуриентларны тыңлаячак.
4 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле бик уңышлы узды, зал шыгрым тулы иде. Спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләренең чиксез булуын күрсәтү.
2022 елның 8-22 декабрендә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концертлар залында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе I музыкаль-агарту фестивален тәкъдим итәчәк. Проект бер-берсеннән аерылып торган биш төрле концерттан торачак.
Татарстан Республикасы Буа районы балалар сәнгать мәктәбендә «Мәдәният» милли проектының «Цифрлы мәдәният» федераль проекты кысаларында булдырылган виртуаль концерт залы ачылды.
2022 елның 2 декабрендә 12.00 сәгатьтә "Р.Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләреннән конкурсантлар катнашында "Елның балалар китапханәсе - 2022" һәм "Елның балалар китапханәчесе - 2022" республика һөнәри конкурс йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы булды.
Цирк, театр, хореография сәнгате жанрларын үз эченә алган яңа тамаша Яңа ел бәйрәме ял көннәрендә күрсәтеләчәк. Премьера 2022 елның 17 декабренә билгеләнгән.
1 декабрьдә Казанда беренче ислам дине буенча финанслау офисы ачылды. Офиста ТР Милли музееннан урын тәкъдим ителде, анда республикада ислам дине тарихы турында сөйләнә.
Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булды.