16 март 18:30 сәг. Салих Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә «Музыкаль открыткалар» дип исемләнгән концерт узачак, анда Кытай Халык Республикасының Казан консерваториясе студентлары чыгыш ясаячак.
13 март Татарстан районнарында «Әкият» татар дәүләт курчак театры гастрольләре башлана. 17 март көнне Буа, Кама Тамагы, Тәтеш, Питрәч һәм Иске Чүпрәле районында Габдулла Тукай әкияте буенча Гәрәй Рәхимнең «Кәҗә белән Сарык» спектакле инсценировкасын тәкъдим итәчәкләр.
2022 нче елда Казан Мэры инициативасы белән ачылган «Апуш» татар балалар театр студиясе 1 яшьлек туган көнен бәйрәм итәчәк.
13 нче март көнне 17:00 «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясе музыкаль-театраль тамаша форматында зур бәйрәм оештыра. Биредә «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында шөгыльләнүче барлык укучылар 1 ел буена өйрәнгән эш нәтиҗәләрен күрсәтәчәк, яңалыклары, казанышлары белән уртаклашачак.
Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең Болгариядә ике концерты үтте. Беренчесе София шәһәрендә узды һәм Болгариянең Халыкара хатын-кызлар көнендә Россиядән үзенчәлекле бүләк буларак кабул ителде. Россия илчелеге ярдәме белән оештырылган концертны 300 дән артык тамашачы карады.
Уфаның «Мирас» җыр һәм бию ансамбле «Хәзинә» уникаль концерт программасын әзерли һәм Ленин исемендәге мәдәният йортында 14 мартта 19.00 сәгатьтә чыгыш ясаячак.
2023 елның 11 мартыннан 18 мартына кадәр Казанда IV Халыкара органик фестиваль узачак. Фестивальне ТР ДАСО һәм аның сәнгать җитәкчесе, баш дирижер, Россиянең һәм Татарстан Республикасының халык артисты А.В. Сладковский оештыра.
13-23 март көннәрендә Халыклар Дуслыгы дәүләт ордены Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле Оренбург өлкәсендә 10 концерт бирәчәк. Чаралар «Без – Россия» федераль программасы кысаларында РФ Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә уздырыла. Программа «Росконцерт» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
"А" дан "Я" га кадәр театрның Популяр тарихы" циклының икенче лекциясе 31 мартта Казан яшь тамашачы театрында узачак һәм барокко чоры театрына багышланачак.
14 марттан Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда Россия профессиональ рәссамнарына ярдәм итү өчен коллекционер һәм меценат Александр Старых тарафыннан гамәлгә куелган "Путин чорының 70 төсмере" конкурсында катнашучыларның әсәрләреннән торган күргәзмә эшли башлаячак.
2023 елның 16 мартында 18:30 сәгатьтә Татар филармониясендә күренекле эстрада җырчысы Иосиф Кобзонга багышланган ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрының концерты булачак.