Казан яшь тамашачы театрында барокко чоры театры турында сөйләячәкләр

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

"А" дан "Я" га кадәр театрның Популяр тарихы" циклының икенче лекциясе 31 мартта Казан яшь тамашачы театрында узачак һәм барокко чоры театрына багышланачак.

Лектор - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Елена Шевченко. Сүз бөек драматур Педро Кальдерона де ля Барка турында барачак, аның театр мәдәниятенә керткән өлеше билгеләп үтеләчәк.

Билетлар: https://tickets.kazan-tuz.ru/ru/event/?id=3572 

12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен.

Пушкин картасы буенча алу мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, февраль ахырында Казан  яшь тамашачы театрында "А" дан "Я" га кадәр театрның популяр тарихы" лекцияләре циклы башланды. Беренче булып антик театр темасына "А" хәрефенә лекция узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International