Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең Болгариядә ике концерты үтте. Беренчесе София шәһәрендә узды һәм Болгариянең Халыкара хатын-кызлар көнендә Россиядән үзенчәлекле бүләк буларак кабул ителде. Россия илчелеге ярдәме белән оештырылган концертны 300 дән артык тамашачы карады.
Ансамбль җитәкчесе Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, Болгариягә артистлар беренче тапкыр килде. "Безнең ансамбль бөтен дөньяны йөреп чыкты, әмма без Болгариядә беренче тапкыр һәм шуңа күрә дулкынландыра. Татар музыкасын, татар фольклорын, халык җырларын һәм биюләрен, милли киемнәрен, бөтен татар халкын үрнәк буларак күрсәтәбез. Россиянең үзәгеннән килгән безнең программаны, артистларның профессионализмын бәяли алырлар дип уйлыйм. Без болгар тамашачыларын сөендерү өчен килдек, дустанә мөнәсәбәтләр дәвам итүен телибез", - дип сөйләде Фәйзрахманов.
Тамашачылар арасында Россия илчесе Элеонора Митрофанова, "Альтернатива болгарского возрождения" сәяси партиясе рәисе һәм гастрольләрне оештыручыларның берсе Румен Петков, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук Россия ватандашлары бар иде.
Пәнҗешәмбе көнне Россиялеләрне Дунай елгасы буенда урнашкан Русе шәһәрендә чыгыш көтә.
Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 1999 елда республиканың мәдәният министрлыгы инициативасы белән оештырыла. 2002 елдан аның сәнгать җитәкчесе булып Айдар Фәйзрахманов тора.