ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2022 ел
чәршәмбе

23 декабрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «СССР. 70 еллык тарих» уникаль күргәзмәсе ачылачак. -Экспозициядә совет заманының төрле чорларыннан 400дән артык предмет тәкъдим ителгән - беренче Ленин акчасыннан башлап, Сталин үлеменә багышланган балалар әсәрләре, азык-төлек талоннары һәм Беловежск килешүләренең фотофрагментларына кадәр бар. Күргәзмә шулкадәр масштаблы ки, чара алдыннан музей өлешчә реэкспозиция үткәрде - тулы бер залны азат итте.

20 декабрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (ТР театр эшлеклеләре берлеге) «Кар патшабикәсе: SNOW буыны» дип исемләнгән «Нур» балалар татар театр студиясенең  премьера тамашасы булды.


20
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Президентының эчке сәясәт идарәсе дини оешмалар белән хезмәттәшлек департаменты башлыгы урынбасары Алмаз Фәйзуллин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

2022 елның 19 декабрендә ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында 2023 елга ТР Мәдәният министрлыгының ачык максатлары һәм бурычлары билгеләнде.

Кичә ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы утырышы кысаларында мәдәният министрының беренче урынбасары Ю.И. Әдһәмова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, педагоглар һәм инклюзив студияләр җитәкчеләрен социомәдәни тернәкләндерү белән бәйле проект лидерларын бүләкләде.

22 декабрь 16:00 сәгатьтә ТР ДССМ заманча сәнгать галереясендә Санкт-Петербургның ике рәссамы Екатерина Бородавченко һәм Алан Хатагта күргәзмәсе ачылачак. «Көлү, күз яшьләре һәм төшләр» дип аталган күргәзмәдә барлык картиналар «тондо» түгәрәк форматта башкарылган экспозиция (итал. tondo - түгәрәк). Проект авторлары ачылышта шәхсән үзләре булачак.

2022 елның 25 декабрендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Казан триосы» камера ансамбле белән берлектә «Манежда музыкаль кичәләр» дип исемләнгән концертлар циклын башлап җибәрә.

24-25 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры мобилизациягә эләгүчеләрнең балалары өчен чыршы бәйрәме әзерли. Бәйрәмдә Татарстанның 10 районыннан 300дән артык бала катнашачак.

20 декабрьдә «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды «Мәдәни афиша» гастроль грантларының уникаль конкурсына йомгак ясады. Туры эфирда җиңүчеләрне игълан иттеләр - бу илнең төрле почмакларыннан 11 театр коллективы, алар киләсе елда Белгород һәм Курск өлкәләренә гастрольләргә чыгачаклар.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча ТР Президенты каршындагы Советның һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елын уздыру буенча оештыру комитетының уртак утырышын уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International