2023 елның 16 мартында 18:30 сәгатьтә Татар филармониясендә күренекле эстрада җырчысы Иосиф Кобзонга багышланган ТР халык уен кораллары дәүләт оркестрының концерты булачак.
2011 елның 5 декабрендә Иосиф Кобзон һәм ТР халык инструментлары дәүләт оркестры IV Халыкара музыка сәнгате «Филармониада» фестивален ачты. Ул кичәдә артист: «Казанда музыканы яраталар, тормышны яраталар», - дип билгеләп үткән иде.
Концертка билетларны "Пушкин картасы" программасы кысаларында алырга мөмкин.